15 март көнне янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 50 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Бер кешенең гомере өзелгән, 3 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган, 21 кеше коткарылган.
08.сәг. 54 минутта Бөгелмә шәһәренең Циолковская урамында икенче йортта бер бүлмәле фатир янган. Әлеге фатирда 1932 елгы әби яшәгән. Күршеләр әйтүенчә ул бер үзе торган, олы яшендә булугамы әби еш кына авырган, хәтере дә начар булган. Шулай ук, күршеләр фатирда еш кына көйгән ис һәм төтен булуын да ассызыклылар. Янгын сүндерүчеләр фатирны тикшергәндә янгын аш бүлмәсеннән газ плитәсеннән чыккан дип ачыкладылар, моңа ачык дәлил булып янып беткән чүпрәкләр, кием һәм газ плитәсе өстендә торган кәстрүл тора. Янгынның сәбәбе хәзерге вакытта ачыклана.
Бөгелмә шәһәрендә тагын бер янгын булган. Есенина урамында ике бүлмәле фатир янган. Дөресрәге фатир эчендә кресланы ут камап алган. Янгын сүндерүчеләр утны сүндергән вакытта өч кешене коткарганнар. 1950 елгы фатир хуҗасы, аның 1956 елгы никахсыз хатыны, һәм 1931 елгы күршесе. Алар пешкән җәрәхәтләр белән Бөгелмә шәһәренең үзәк хастаханәсенә озатылды. Янгынның сәбәбе исерек килеш тәмәке тарту булды.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
· Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
· Яткан җирдән тәмәке тартмаска
· Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
· Төзек булмаган электр үткәргечтән , ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
· Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
· Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
· Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.