Аракы ике кешенең гомерен өзде

2012 елның 15 марты, пәнҗешәмбе

14 март көнне Әгерҗе районының Совхоз 2 урамында  9нчы шәхси  йортта янгын чыга.  Әлеге йортта ике хатын -  кыз яшәгән 1950 елгы әни кеше һәм аның 1971 елгы кызы. Алар беркая да эшләмәгәннәр, ОВД да учетта торганнар. Фаҗига булган көнне әни кеше пенсия ала һәм шул акчага алар чираттагы аракыны  алып эчәләр.  Әче суны эчеп бетергәннән соң, әни белән кыз бүлмәгә кереп йокыга китәләр, ә шул вакытта бүлмәнең идәнендә кулдан ясалган электр плитә  кабынган килеш кала.  Күрәсең әлеге электр җиһазга ниндидер чүпрәк эләгә   һәм ул кызып янып китә. Төтен бөтен бүлмәне камап ала. Тәрәзәләрдән төтен чыгуын күргәч күршеләр янгын сүндерүчеләргә хәбәр итәләр.  Янгынны сүндерү барышында янгын сүндерүчеләр бүлмәдә ике хатын – кыз мәетен табалар.  Янгын  нәтиҗәсендә йортның эчке җиһазлары зыян күрә.     

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International