Казанның Богатырев урамында аварияле йортта стена каплый торган кладка ишелде

2012 елның 22 марты, пәнҗешәмбе

08 сәг. 49 минутта Казан шәһәре, Киров районы, Богатырев,6  адресы буенча кирпечләр ишелүе турында хәбәр килде. Диспетчер ЦППС ФГКУ “7 ОФПС ТР буенча” чакыру буенча ПЧ – 4 һәм ОГ ОФПС – 7 беренче бүлекне чыгарды.
Йорт өч катлы, кирпечле, өч подъездлы, 120 фатирлы. Әлеге йортта 90 кеше яши, йорт өлешчә чыгарылган (12 фатир буш). Район администрация сүзләренә караганда йорт аварияле булып санала.   Бу йорттан торучыларны чыгару район администрациясенең контролендә тора. Ишелү нәтиҗәсендә үлүчеләр һәм зарар күрүчеләр юк.  Билгеле булганча  беренче һәм икенче кат арасында 3 кв.м мәйданында тышкы стенаны  каплый торган кладка ишелде. Стенаның киңлеге  - өч кирпеч.  Ишелү нәтиҗәсендә йортның коммуникацияләре зыян күрмәде.    

Вакыйга булган урында 10 кеше һәм 4 техника (МЧСтан 6 кеше һәм 2 техника) эшләде.

ОГ ОФПС-7  - 2 кеше, 1 техника

ПЧ-4 ОФПС-7 – 4 кеше, 1 техника.

Киров районның администрациясе – 1 кеше, 1 техника.

ТСЖ «Заречье» - 3 кеше,  1 техника.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International