ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2014 ел
җомга

      6 мартта Чүпрәле районы Иске Шәйморза авылында электр җиһазы монтажы кагыйдәләрен бозу аркасында 2 фатирлы йортта ут чыкты. Хәбәр Чүпрәле ЕДДС диспетчерына 15.58 сәгатьтә килде. Урынга иң беренчеләрдән “Шәйморза” ирекле янгынчылары илеп җитте. Нәтиҗәдә йортның 300 кв.м. түбәсе янып бетте.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 37 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда - 6 янгын. 19 кеше коткарылган. Сәбәпләре:  газ җиһазларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итү аркасында  - 1янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 4 янгын, элект җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.   Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 4 тапкыр чыктылар.   


6
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе
      Бүген 14.10 сәгатьтә Мамадыш муниципаль районы ЕДДС диспетчерыннан ТР РФ МЧС Баш идарәсе ЦУКСына Түбән Яке торак пунктыннан ерак түгел «Волга» М-7 трассасында вакыйга турында хәбәр килде. Казаннан Яр Чаллыга юнәлүче балалар футбол командасын алып баручы “КамАЗ” Мерседес-Бенц автобусы юлдан язып карда батып кала. Җәрәхәтләнүчеләр юк

      “Хмельная №1” рестораны хезмәткәрләре өчен бүген “ТР РФ Баш идарәсе ЦУКС ФКУ» җәмгыятьчелек белән элемтә һәм мәгълүмат группасы башлыгы эчке хезмәт полковнигы Марат Рахматуллин янгын чыгу очрагында ничек эш итәргә икәнен аңлатты һәм белемнәрен тикшерде.  Рестораторларга бирелгән вакыт җитте, ләкин эшләрендә берничә кимчелек тә булды.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 28 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда - 1 янгын. Сәбәпләре:  ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын. Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.   


5
март, 2014 ел
чәршәмбе

      Әлмәттә Татарстан Республикасы янгын куркынычсызлыгы тәэмин итү һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм ликвидацияләү Комиссиясе эш группасы утырышы узды. Утырышта 2014 елда районнарның ташкыннарга эзерлеге һәм язгы ташу вакытында куркынычсызлык чаралары турында сөйләнде.

      Искә төшерәбез, 3 мартта ТР РФ МЧС Баш идарәсе ЦУКСына 19.00 сәгатьтә “Таиф-НК” ААҖ бензин заводында 50 метр биек насос җайланмасына ут кабу турында хәбәр килде. Җәрәхәтләнүчеләр юк. Барлыгы төрле хезмәтчелекләрдән 34 янгын техникасы берәмлеге һәм 105 янгынчы эшли. 

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 33 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда - 4 янгын. 1 кеше һәлак булган, 8 кеше коткарылган. Сәбәпләре:  ут белән саксыз эш итүдән – 4 янгын, электр челтәрне дөрес кулланмау аркасында - 1 янгын. Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.  

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 7 тапкыр чыктылар. 5 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 1 тапкыр чыктылар. 


4
март, 2014 ел
сишәмбе

      Бүген 99нчы мәктәп 5нче кадет сыйныфы укучыларына МЧС хезмәткәрләре бозда куркынычсызлык темасына багышланган дәрес үткәрделәр. Балалар бозның яз вакытында аеруча куркыныч икәне турында, боз астына төшү очракларында ничек сакланырга, батучы кешене ничек коткарырга, боз кайсы урыннарда юка була һәм башка файдалы мәгълүматлар белделәр.

      Әлмәттә 3 көн буе команда-штаб укулары барды. Табигый һәлакәт, катастрофалар һәм авария куркынычы һәм ликвидациясе гадәттән тыш хәлләр кисәтү һәм ликвидацияләү бердәм дәүләт системасы Татарстан Республикасы территориаль подсистемасы Әлмәт бүлегекөчләре һәм идарә органнары зур гадәттән тыш хәлләр вакытында эш итү осталыкларын күрсәтте. Шулай ук хезмәтчелекләр һәм идарәчелекләр муниципаль районы гражданнар оборонасы системасын заманча зарар китерү чаралары куллануы белән тыныч вакыттан сугыш вакытына күчерү юлларын эшләп чыгардылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International