Бүген 14.10 сәгатьтә Мамадыш муниципаль районы ЕДДС диспетчерыннан ТР РФ МЧС Баш идарәсе ЦУКСына Түбән Яке торак пунктыннан ерак түгел «Волга» М-7 трассасында вакыйга турында хәбәр килде. Казаннан Яр Чаллыга юнәлүче балалар футбол командасын алып баручы “КамАЗ” Мерседес-Бенц автобусы юлдан язып карда батып кала. Җәрәхәтләнүчеләр юк.
Балаларны озатучылар белән №5 ЗПСО бинасына китерделәр, ашаттылар, кайнар чәй эчерделәр, пост буенча экскурсия үткәрделәр. 16.05 сәгатьтә балаларны Яр Чаллыдан килгән “КамАЗ” ФК НЕФАЗ автобусында җибәрделәр. Урында 16 кеше һәм 5 берәмлек техника эшләде (шулай ук МЧСтан – 7 кеше һәм 2 берәмлек техника).