Әлмәт районында ташкыннарга әзерләнү башланды

2014 елның 5 марты, чәршәмбе

      Әлмәттә Татарстан Республикасы янгын куркынычсызлыгы тәэмин итү һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм ликвидацияләү Комиссиясе эш группасы утырышы узды. Утырышта 2014 елда районнарның ташкыннарга эзерлеге һәм язгы ташу вакытында куркынычсызлык чаралары турында сөйләнде.

      Утырышта 11 көньяк-көнчыгыш районнары (Азнакай, Әлмәт, Бавлы, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Мөслим, Яңа Чишмә, Сарман, Чирмешән, Ютазы) ОПБ һәм КЧС рәисләре катнашты.

      Утырышны ТР МЧС башлыгы урынбасары Николай Суржко һәм Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мазит Салихов алып бардылар.

      15 мартка кадәр куркыныч зоналарда урнашкан районнар торучыларын гадәттән тыш хәл чыгу очрагында нәрсә эшләргә икәне турында кисәтәчәкләр. ТР Әлмәт районы МЧС Идарәсе хезмәткәрләре  волонтерлар белән бергә мәгълүмат һәм истәлек кәгазьләре таратачаклар.

      Н.Суржко барлык идарәчелек һәм хезмәт җитәкчеләренә ташкыннар очракларына әзерлек, кайнар элемтә эшен булдыру, халыкны су басу куркынычы булган урыннардагы хәл турында кисәтүне контрольгә алу турында йөкләмә бирде.

 

      АМР Башлыгы пресса хезмәте мәгълүматлары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International