Тәүлек эчендә Татарстанда 5 янгын чыккан

2014 елның 5 марты, чәршәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 33 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда - 4 янгын. 1 кеше һәлак булган, 8 кеше коткарылган. Сәбәпләре:  ут белән саксыз эш итүдән – 4 янгын, электр челтәрне дөрес кулланмау аркасында - 1 янгын. Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.  

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 7 тапкыр чыктылар. 5 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 1 тапкыр чыктылар.

04.03.2014 ел  23.34 Әлмәт МР, Калейкино авылы,  Речная урамы,  26 нчы йорт.

Ут бер катлы шәхси йортта чыга. Мәйданы 70 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта коткаручылар, 1966 елгы хатын- кыз мәетен табалар. Янгынның сәбәбе - ут белән саксыз эш итү.

04.03.2014 ел 10.19   Казан шәһәре,  Дәрвишләр бистәсе,  Халезова урамы, 12 нче йорт.

Ут дүрт катлы панель йортның икенче каттагы бер фатирда чыга. Мәйданы 15 кв.м. Янгын сүндерүчеләр 3 кеше коткара. Янгынның сәбәбе- ут белән саксыз эш итү.

 Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.   

.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International