6 мартта Чүпрәле районы Иске Шәйморза авылында электр җиһазы монтажы кагыйдәләрен бозу аркасында 2 фатирлы йортта ут чыкты. Хәбәр Чүпрәле ЕДДС диспетчерына 15.58 сәгатьтә килде. Урынга иң беренчеләрдән “Шәйморза” ирекле янгынчылары илеп җитте. Нәтиҗәдә йортның 300 кв.м. түбәсе янып бетте.
Төнлә Биек Тау районы Шапши авылында ирекле янгынчылар шәхси мунчаны уттан коткардылар. Якынча сәбәп – электр проводкасының монтаж кагыйдәләрен бозу. Хәбәр Биек Тау муниципаль районы ЕДДСына Глонасс-112 системасы буенча 3.42 сәгатьтә килде. Янгын чыгу урынына беренче “Серп и молот” ДПО хезмәткәрләре килде. Янгын 15 минут эчендә ликвидацияләнде.
Тагын бер шәхси мунча Тукай районы Князево авылында янды. Янгын якынча кичке 11 сәгатьтә чыкты. 2 минуттан соң Князево ДПО бүлекчәсе урынга килеп җитте. Җәрәхәтләнүчеләр юк.