Язгы бозда куркынычсызлык: кадетлар өчен теория һәм практика

2014 елның 4 марты, сишәмбе

      Бүген 99нчы мәктәп 5нче кадет сыйныфы укучыларына МЧС хезмәткәрләре бозда куркынычсызлык темасына багышланган дәрес үткәрделәр. Балалар бозның яз вакытында аеруча куркыныч икәне турында, боз астына төшү очракларында ничек сакланырга, батучы кешене ничек коткарырга, боз кайсы урыннарда юка була һәм башка файдалы мәгълүматлар белделәр.

      Дәрес урамда мәктәп ишегалдында үтте. Теорияне аңлатып үткәч, практикага керештеләр. Укучылар чиратлашып коткаручылар һәм коткарылучылар ролен башкардылар. Эшкә бар спорт инвентаре китте: сикергечләр, чаңгылар, чаңгы таяклары. Дәрес үткәрүче сорауларына актив җавап бирделәр. “Мондый чараларны коткаручылар еш үткәрә. Тиздән язгы каникуллар. Балаларга бозда куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү хәзер аеруча мөһим. Укучылар кагыйдәләрне аңлады һәм яллар вакытында үзләрен яхшы тотыр дип өметләнәм” – ди сыйныф җитәкчесе.

      Кадетлар шулай ук ата-аналары сөйләгәннәрдән “112” номерын яхшы хәтерли. Дәрес азагында МЧС хезмәткәрләре укучыларга бүген ишеткән мәгълүматларны дусларына һәм якыннарына җиткерсеннәр өчен тематик брошюралар тараттылар
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International