Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 37 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда - 6 янгын. 19 кеше коткарылган. Сәбәпләре: газ җиһазларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итү аркасында - 1янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 4 янгын, элект җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын. Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 4 тапкыр чыктылар.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 9 тапкыр чыктылар. 5 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 8 тапкыр чыктылар. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 4 тапкыр.
6.03.2014 ел 07.13 Азнакай шәһәре, Нахимова урамы, 2 нче йорт
Ут өч бүлмәле фатирда чыга. Мәйданы 3 кв.м. Янгын сүндерүчеләр 6 кешене коткаралар, шуларның икесе бала. Янгынның сәбәбе - электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
6.03.2014 ел 17.30 Казан шәһәре, Мәҗит Гафури урамы, 3 нче йорт
Ут ике бүлмәле фатирда чыга. Мәйданы 2 кв.м. Янгын сүндерүчеләр 13 кешене коткаралар, шуларның икесе бала. Янгынның сәбәбе - газ җиһазларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
.