Искә төшерәбез, 3 мартта ТР РФ МЧС Баш идарәсе ЦУКСына 19.00 сәгатьтә “Таиф-НК” ААҖ бензин заводында 50 метр биек насос җайланмасына ут кабу турында хәбәр килде. Җәрәхәтләнүчеләр юк. Барлыгы төрле хезмәтчелекләрдән 34 янгын техникасы берәмлеге һәм 105 янгынчы эшли.
19.09 сәгатьтә авария участогына продукт килү юлы ябыла.
20.00 сәгатьтә ачык янгын сүндерелә.
20.25 сәгатьтә ут тулысынча ликвидацияләнә.
Янгын урынында ТР Россия МЧС Бш идарәсе дознавательләре һәм опратив группалары эшли. Хәзерге вакытта зарар күләме һәм җиһазларны төзәтү вакыты ачыклана. Ростехнадзор Идел Буе Идарәсе, “ТАИФ-НК” ААҖ, “Түбән Кама муниципаль районы” муниципаль оешма идарә органнары, страхование компанисясе вәкилләреннән торган комиссия булдырылды. 5 марттан комиссия янгын чыгу сәбәпләрен ачыклавына керешә. Якынча сәбәп – температурасы 360 градустан югары булган авыр мазут үткәрү юлы фланец белән тоташтыру герметизациясе бозылу.