ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2014 ел
сишәмбе

     ААҖ “Таиф-НК” бензин заводында 50 метр биек насос җайланмасына ут кабу турында хәбәр ТР РФ МЧС Баш идарәсе ЦУКСына 19.00 сәгатьтә килде. Җәрәхәтләнүчеләр юк. Барлыгы төрле хезмәтчелекләрдән 34 янгын техникасы берәмлеге һәм 105 янгынчы эшли. Ут чыгу сәбәбе ачыклана. 20.00 сәгатьтә янгын тулысынча ликвидацияләнә.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 37 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда - 2 янгын. Сәбәпләре:  электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында  – 1 янгын, газ җиһазларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, җитештерү процесcның техник регламентын дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын,   ут төртүдән – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын.   Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.  


3
март, 2014 ел
дүшәмбе

     ААҖ “Таиф-НК” бензин заводында 50 метр биек насос җайланмасына ут кабу турында хәбәр ТР РФ МЧС Баш идарәсе ЦУКСына 19.00 сәгатьтә килде. Җәрәхәтләнүчеләр юк. Барлыгы төрле хезмәтчелекләрдән 34 янгын техникасы берәмлеге һәм 105 янгынчы эшли. Ут чыгу сәбәбе ачыклана. 20.00 сәгатьтә янгын тулысынча ликвидацияләнә.

      Язгы боз бер караганда нык, ә чыннан да бик көпшәк һәм аңа чыгуы бик куркыныч. Яз җитү белән бозда һәлакәтләр саны арта. ГИМС инспекторлары өчен бу бик “кызу” чак. Сулыкларда куркынычсызлык профилактикасы максатыннан ТР 8нче федераль янгынга каршы көрәш хезмәте отряды гадәттәгечә бу вакытта патрульне ныгыта һәм профилактик рейдлар уздыра.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 39 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда - 3 янгын. Сәбәпләре:  электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында  – 3 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында ут төртүдән – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, кыска ялганыштан – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.  Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.  


2
март, 2014 ел
якшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 50 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 9 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын. Сәбәпләре:  балаларның ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын, мичнең төзек булмау сәбәпле – 2 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.   Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.  

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 10 тапкыр чыктылар. 13 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 6 тапкыр чыктылар.


1
март, 2014 ел
шимбә

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 52 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын. 1 кеше һәлак булган. Сәбәпләре:  кыска ялганыштан – 2 янгын, тәмәке төпчегеннән – 3 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичнең төзек булмау аркасында – 2 янгын.   Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 4 тапкыр чыктылар.


28
февраль, 2014 ел
җомга

      Казанга эш визиты нигезендә Россия МЧС Министры урынбасары Владимир Артамонов Россия МЧС Идел буе региональ үзәге башлыгы эчке хезмәт генерал-лейтенанты Игорь Паньшин һәм ТР Россия МЧС Баш идарәсе эчке хезмәт генерал-майоры Рафис Хәбибуллин белән бергә “Казан Ярминкәсе” күргәзмә үзәген карады. Бу көннәрдә анда “Куркынычсызлык”, “Элемтә” һәм “Эш саклау һәм куркынычсызлыгы” махсус күргәзмәләре узды. Россия МЧС Министры урынбасары Россиядә эшләнгән янгын куркынычсызлыгы тәэмин итү һәм халыкка хәбәр итү өлкәсендә яңалыклар белән кызыксынды.

      Әлмәт ТРО ВДПО бүлеге Азнакай ТРО ВДПО ветераннары өчен очрашу оештырды. Очрашуга Азнакай участогы элекке рәисе Абдуллина Валентина Васильевна, элекке күзәтү эшләре башлыгы Багауов Әсхәт Сарварович һәм Азнакай участогы элекке баш бухгалтеры Шамсури Хузиевна Фасхутдтинова килделәр. Әңгәмә вакытында Азнакай участогы үткәне, хәзерге вакыт хәлләре һәм киләчәк планнары турында сөйләнде. Чәй эчү беткәннән соң, участок территориясе буенча экскурсия оештырылды. Участок бинасында ремонт эшләре үткәрелгән, заманча җиһазлар булдырылган. Очрашу вакытында шулай ук Әлмәт ТРО ВДПО 55 еллык юбилее нигезендә аның тарихына багышланган китап эшләнүе турында белдерелде.


27
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

      «Хәзерге яшәеш куркынычсызлыгы проблемалары: хәзерге вакыт һәм киләчәк» III Халыкара фәнни-практик конференция Казанда эшен “Гадәттән тыш хәлләр вакытында куркынычсызлык” секцион утырыш ачышы белән башланды. Утырышта Россия һәм чит ил куркынычсызлык тәэмин итү өлкәсендәге төп специалистлар, экспертлар һәм галимнәр катнашты. Бу елны куркынычсызлык проблемаларына кагылган конференция Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты белән оештырылган «Куркынычсызлык һәм элемтә» форумы рамкаларында узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International