Әлмәттә 3 көн буе команда-штаб укулары барды. Табигый һәлакәт, катастрофалар һәм авария куркынычы һәм ликвидациясе гадәттән тыш хәлләр кисәтү һәм ликвидацияләү бердәм дәүләт системасы Татарстан Республикасы территориаль подсистемасы Әлмәт бүлегекөчләре һәм идарә органнары зур гадәттән тыш хәлләр вакытында эш итү осталыкларын күрсәтте. Шулай ук хезмәтчелекләр һәм идарәчелекләр муниципаль районы гражданнар оборонасы системасын заманча зарар китерү чаралары куллануы белән тыныч вакыттан сугыш вакытына күчерү юлларын эшләп чыгардылар.
Шәһәр хезмәтчелекләренә чын шартлардагыча эш итәргә туры килде. Укулар барышын Тратарстан Республикасы Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе башлыгы урынбасары Андрей Орлов күзәтте.
Барлык шәһәр хезмәтчелекләре Әлмәт муниципаль районы территориясендә гадәттән тыш хәлләр чыгу мөмкинлегенә яхшы техник җиһазландырылганын теоретик һәм практик әзерлекләрен күрсәттеләр. Укулар нәтиҗәләренә “яхшы” билгесе куелды