ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2014 ел
дүшәмбе

      Чистай муниципаль районында «Единая Россия» партиясе Татарстан региональ бүлеге акциясе узды. Акция нигезендә Казаннан Татарстан Дәүләт советы рәисе “Единая Россия” Татарстан региональ бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин башлыгында зур делегация килде. Очрашуда Чистай шәһәрендә эзләү һәм коткару отряды булдыру һәм ирекле янгынчылар командаларын өстәмә финанс чаралары белән тәэмин итү темалары каралды. Республика Дәүләт советы рәисе Чистай халкын барлык дәүләт программаларында актив катнашырга өндәде.

      Бүген Казан шәһәре Башкарма комитеты гражданнар яклау Идарәсе №139 гимназия базасында узган укыту семинары вакытында “жилищниклар” белән укыту һәм консультация пунктларын булдыру соравын карады. Торак һәм эксплуатацион идарәчелек җитәкчеләре тору урыны буенча эшләмәүче гражданнарны тыныч һәм сугыш вакытында гадәттән тыш хәл чыгу очрагы чараларына укыту өчен шартлар булдырырга тиеш; махсус игътибар астында - пенсионерлар, инвалидлар һәм башка эш урыннары билгеләнмәгән гражданнар.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 48 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  3 янгын. 1 кеше коткарылган.

Сәбәпләре:  мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр челтәрнең саклау аппаратларын дөрес кулланмау аркасында – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 13 тапкыр чыктылар. 16 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Шуларның 2се ишекләрне ачу буенча,  башка чакырулар буенча – 5 тапкыр. 

 


16
март, 2014 ел
якшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 45 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  3 янгын. 1 кеше һәлак булган.

Сәбәпләре:  җылыту мичнең төзек булмау аркасында – 3 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, электр җиһазларны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 6 тапкыр чыктылар. 12 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Шуларның 4се ишекләрне ачу буенча, ДТПга - 3 тапкыр, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр.  


15
март, 2014 ел
шимбә

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 36 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  3 янгын.

Сәбәпләре:  җылыту мичнең төзек булмау аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, электр җиһазларны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, эретеп ябыштыру эшләрен алып барган вакытта   янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 11 тапкыр чыктылар. 10 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 8 тапкыр чыктылар. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча, ДТПга - 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.  


14
март, 2014 ел
җомга

      ТР Министрлар Кабинетында узган Татарстан Республикасы янгын куркынычсызлыгы һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм ликвидацияләү Комиссиясе утырышында Татарстанда язгы периодта су объектларында халыкка өстәмә куркынычсызлык чаралары тәэмин итү сораулары каралды.

      Татарстан Республикасы Россия МЧС Баш идарәсендә һәм ТР МЧСында 2014 елда идарәчелек оператив группаларның язгы ташуларга әзерлекләре тикшерелде.

      220 торак пункты Татарстанда табигый куркыныч зонада урнашкан. Су ташу очрагында иң беренчеләрдән Биек Тау, Яшел Үзән, Буа һәм республика урта һәм көнчыгыш районнары зарар күрергә мөмкин. Бу елны боз калынлыгы узган елларга караганда күпкә юкарак, шуңа күрә елгалар боздан тизрәк чистарылачак, язгы ташкыннар иртәрәк башланачак, билгеләде чыгышы вакытында “ТР Россия МЧС Баш идарәсе ЦУКС” ФКУ прогноз һәм мониторинг бүлеге башлыгы, эчке хезмәт майоры Радик Гисмятов.

      Зәй районы мәктәпләре укучылары 2 ай дәвамында махсус дәресләрдә янгын куркынычсызлы өлкәсендә белем алдылар. Организаторлар Зәй ТР ВДПО инструкторлары, “Космос” Яшьләр үзәге шәһәр вәкилләре һәм Зәй районы күзәтү эшләре инспекторлары булдылар. Программада 360 укучы катнашты.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 45 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  2 янгын.

Сәбәпләре:  мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, ут белән саксыз эш итү аркасында – 3 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында  - 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.  

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 11 тапкыр чыктылар. 5 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча, коткару операциягә - 1 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр. 

 


13
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Республиканың урман фондында янгын куркынычы астына эләгердәй мәйдан (бу - ылыслы урманнар һәм ылыслы токымнан булган агачлар утыртылган урманнар) 674 мең гектар урынны, ягъни республикадагы барлык урманнарның яртысын алып тора. Аларны бәла-казадан саклау өчен, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы урманнардагы янгыннарны сүндерү буенча җыелма план эшләп чыгарды һәм план ТР Премьер-министры Илдар Халиков тарафыннан расланды, дип хәбәр итә министрлыкның рәсми сайты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International