Тәүлек эчендә Татарстанда 6 янгын чыккан

2014 елның 15 марты, шимбә

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 36 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  3 янгын.

Сәбәпләре:  җылыту мичнең төзек булмау аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, электр җиһазларны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, эретеп ябыштыру эшләрен алып барган вакытта   янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 11 тапкыр чыктылар. 10 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 8 тапкыр чыктылар. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча, ДТПга - 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр. 

14.03.2014 ел  14.08 Казан шәһәре,  Тихорецкая урамы, 5,  Казан филиалы ЗАО «Пивоварня Москва-Эфес».

Ут җитештерү бинада чыга. Мәйданы 30 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә үлүчеләр һәм зарар күрүчеләр юк. Янгынның сәбәбе - эретеп ябыштыру эшләрен алып барган вакытта   янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

  Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.   

.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International