Эшләмәүче халык гадәттән тыш хәл вакытында эш итү кагыйдәләренә укытылырга тиеш

2014 елның 17 марты, дүшәмбе

      Бүген Казан шәһәре Башкарма комитеты гражданнар яклау Идарәсе №139 гимназия базасында узган укыту семинары вакытында “жилищниклар” белән укыту һәм консультация пунктларын булдыру соравын карады. Торак һәм эксплуатацион идарәчелек җитәкчеләре тору урыны буенча эшләмәүче гражданнарны тыныч һәм сугыш вакытында гадәттән тыш хәл чыгу очрагы чараларына укыту өчен шартлар булдырырга тиеш; махсус игътибар астында - пенсионерлар, инвалидлар һәм башка эш урыннары билгеләнмәгән гражданнар.

      Теория өлешеннән соң җыелыш мәктәп спорт залына юнәлде. Монда барлык җыелганнарга индивидуаль саклану чаралары белән куллану кагыйдәләре һәм эшләмәүче халыкка ничек тапшырылуы күрсәтелде.

      Идарә җитәкчеләре өчен мондый чаралар ел саен үткәрелә. Җыелышларда шулай ук Гражданнар яклау буенча яңа кабул ителгән норматив  документлар һәм законнар турында сөйләнелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International