Тәүлек эчендә Татарстанда 5 янгын чыккан

2014 елның 17 марты, дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 48 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  3 янгын. 1 кеше коткарылган.

Сәбәпләре:  мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр челтәрнең саклау аппаратларын дөрес кулланмау аркасында – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 13 тапкыр чыктылар. 16 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Шуларның 2се ишекләрне ачу буенча,  башка чакырулар буенча – 5 тапкыр. 

 

  

16.03.2014 ел  07.37 Казан шәһәре, Шуртыгина урамы, 11 нче йорт.

Тугыз катлы торак йортның бишенче каттан алып сигезенче катка кадәр электр щитта ут чыга. Мәйданы 8 кв.м Янгын сүндерүчеләр, 1938 елгы ир-атны коткаралар һәм ашыгыч медицина хезмәткәрләренә тапшыралар. Янгынның сәбәбе – электр җиһазны кулланган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

 Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.   

.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International