ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе

      Февральда Чернобыль АЭСында булган авария ликвидаторлары батырлыгына багышланган балалар һәм үсмерләр III Халыкара героик-патриотик «Чернобыль Йолдызы» фестивале башланды. Фестиваль Россия МЧС һәм әдәбият  һәм сәнгать өлкәсендә “Чернобыль Йолдызы”  Халыкара  премия тапшыру Комиссиясе ярдәме белән үткәрелә.

Яшел  Үзәндә язгы ташуга әзерлек көн кадагында. Район  террториясендә вакытлы күзәтү челтәре оештырлган. Төп суүлчәгеч пост Горький исемендәге заводка урнаштырылган. Шулай ук Гөбенә елгасы ярына урнашкан авылларда - Татар Танаенда, Рус Әҗәлендә, Зөя буендагы авыл Өтәкәдә , Васильевода ( Идел елгасы, Карасиха күле) гидропостлар бар. Әлеге гидропостлардан мәгүлүмат Яшел Үзән райнының бердәм информацион үзәгенә (ЕДДС) хәбәр ителә.  

Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына, Гөбенә һәм Зөя елгаларында һәм Татар Танае, Рус Әҗәле, Кече Өтәк  авыллары һәм Югары Ослан районының Соболевское авылы тирәсендә боз тыгылган очракта, шартлату эшләренә заявка бирелгән. 

      Бүген иртән Соколка авылы – Новозакамский т.п. (Мамадыш районы) һәм Покровское – Кызыл Чишмә авыллары (Алабуга районы) боз юллары ябылды. Бу карар кичә боз сыйфаты тикшерелгәннән соң чыкты. Һава температурасы күтәрелү сәбәбеннән боз структурасы бозыла, өслектә ярыклар, су барлыкка килә, бозга чыгу куркыныч.

Тәүлек эчендә Татарстанда 6 янгын чыккан

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 33 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  янгыннар булмады.

Сәбәпләре:  эретеп ябыштыру эшләрен алып барган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында  - 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.  

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 7 тапкыр чыктылар. 7 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Шуларның 5се ишекләрне ачу буенча, коткару операциягә - 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.  


12
март, 2014 ел
чәршәмбе

      12 мартта 17.00 сәгатьтән башлап Идел елгасындагы 2 боз өсте юлы ябыла: Яшел Үзән шәһәре – Карамалы Тау торак пункты һәм Аракчино – Югары ослан. Һава температурасы күтәрелү сәбәбеннән боз зур куркынычлык тудыра. Боз калынлыгы 33-50 см булуына карамастан, аның структурасы бозылган, ярыклары бар һәм яр буйларында су күренә башлады.

    Татарстан Республикасы Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы барлык кызыксынган гражданнарга бердәм ТР гадәттән тыш хәлләр һәм Баш идарә Министрлыгы һәм Росся МЧС ТР Баш идарәсе “ышаныч телефоны” номерын искә төшерә: (843) 292-64-09 (тәүлек буе эшли).

Районда язгы ташу алдыннан су басу очраклары килеп чыкканда аларны булдырмый калуга юнәлдерелгән чаралар комплексы эшләнгән. 125нче янгын часте начальнигы Илһам Курамшин әйтүенчә,  бар да һава торышына бәйле.
Безнең климатик зонада һава торышының аномаль үзгәрүе күзәтелә. Кыш башында көннәрнең җепшетүе, моның даими кабатлануы сулыкларда бозның ныгуына киртә булып тора. Аз сыйдырышлы суднолар буенча Кама Тамагы инспекторлык участогы җитәкчесе Н  Нуриев әйтүенчә, быел Куйбышев су саклагычында боз көпшәк, аның өстендә су катыш кар ята. Һәр көнне бозның калынлыгын тикшерү  бүгенге көндә аның 20-25 сантиметр калынлыктагы өске катламы тонык төстә булуын, ә аның астында үтә күренмәле бозның 20 сантиметр тәшкил итүен күрсәтә. Кар авырлыгы аркасында даими рәвештә боз өстенә су чыга. Бөтен өслек буенча 40 сантиметрга кадәр киңлектә ярыклар бар.  Бозны өстән кояш җылыта, астан агым юа. Мондый шартларда ул үзенең ныклыгын тиз югалта һәм куркынычка әверелә. Яз көне бозда йөрү гаять куркыныч.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 34 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 8 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда - 1 янгын. 2 кеше һәлак булган.

Сәбәпләре:  тәмәке төпчегеннән – 3 янгын, электр җиһазны монтажлаганда янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, билгесез кешеләрнең ут белән саксыз эш итү аркасында – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 8 тапкыр чыктылар. 7 кеше коткарылган.

 

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар

 

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 6 тапкыр чыктылар. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.  

 


11
март, 2014 ел
сишәмбе

      Түбән Новгородта узган Гамәли-пожар спорты Россия МЧС Кубогы ярышларында безнекеләр Мәскәүгә генә оттырдылар. 3 көн дәвамында спортсменнар тамашачыларны яңа рекордлар, җиңүләр һәм кызу ярышлар белән сөендерделәр. Россиядән барлыгы 24 төркем катнашты. Ярышлар программасы алдагы эпатпалны үз эченә алды: штурм баскычыннан менү, ике төр ярыш һәм 100 метрлы киртәле полоса үтү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International