Республикада янгын куркынычы астына эләгердәй урманнарның мәйданы 674 мең гектар тәшкил итә

2014 елның 13 марты, пәнҗешәмбе

Республиканың урман фондында янгын куркынычы астына эләгердәй мәйдан (бу - ылыслы урманнар һәм ылыслы токымнан булган агачлар утыртылган урманнар) 674 мең гектар урынны, ягъни республикадагы барлык урманнарның яртысын алып тора. Аларны бәла-казадан саклау өчен, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы урманнардагы янгыннарны сүндерү буенча җыелма план эшләп чыгарды һәм план ТР Премьер-министры Илдар Халиков тарафыннан расланды, дип хәбәр итә министрлыкның рәсми сайты.

Хәзерге вакытта министрлык белгечләре ведомство карамагындагы учреждениеләргә чыгып, янгынчылык-химик станцияләренең һәм янгынга каршы инвентарьларның әзерлеген тикшерә, янгын вакытында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының һәм муниципаль берәмлекләрнең үзара ярдәм итешүен, эш-гамәлләрен эшләп бетерү һәм команда-штаб өйрәнүләре уздыру урынын билгеләү буенча эш алып бара.

"Татар - информ" мәгълүмат агентлыгы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International