Татарстан МЧС хезмәткәрләре ташкыннарга әзерлекләрен тикшерделәр

2014 елның 14 марты, җомга

      Татарстан Республикасы Россия МЧС Баш идарәсендә һәм ТР МЧСында 2014 елда идарәчелек оператив группаларның язгы ташуларга әзерлекләре тикшерелде.

      220 торак пункты Татарстанда табигый куркыныч зонада урнашкан. Су ташу очрагында иң беренчеләрдән Биек Тау, Яшел Үзән, Буа һәм республика урта һәм көнчыгыш районнары зарар күрергә мөмкин. Бу елны боз калынлыгы узган елларга караганда күпкә юкарак, шуңа күрә елгалар боздан тизрәк чистарылачак, язгы ташкыннар иртәрәк башланачак, билгеләде чыгышы вакытында “ТР Россия МЧС Баш идарәсе ЦУКС” ФКУ прогноз һәм мониторинг бүлеге башлыгы, эчке хезмәт майоры Радик Гисмятов.

      Оператив группаларга һәлакәт урынында төп бурычлары турында искә төшерделәр, ЧС зоналарында кулланыла торган элемтә төрләре турында сөйләделәр. Карау техника, аерым состав һәм элемтә чаралары белән практик эшләрен карау белән дәвам итте.

      ТР Россия МЧС Баш идарәсе көч һәм чараларын тикшерү нәтиҗәләре буенча бүлекчәләр һәм аерым состав алдагы ташуларда коткару һәм профилактик эшләренә әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International