ТР Министрлар Кабинетында узган Татарстан Республикасы янгын куркынычсызлыгы һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм ликвидацияләү Комиссиясе утырышында Татарстанда язгы периодта су объектларында халыкка өстәмә куркынычсызлык чаралары тәэмин итү сораулары каралды.
“Татарстан Республикасының социаль-экономик ягы республиканың табигый үзенчәлекле урында урнашу сәбәбеннән язгы ташулардан зур зарар күрергә мөмкин” – дип билгеләде Татарстан Республикасы Премьер-министр беренче урынбасары – Комиссия рәисе Алексей Песошин утырыш башында. 2013 елда булган 11 муниципаль районда урнашкан 17 торак пункт язгы сулар астында калу турында искә төшерде.
Ел саен җәй һәм көз вакытында ТР муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында МЧС рекоммендацияләре буенча ташуларга каршы чаралар комплексы үткәрелә:
- елгаларда ташу вакытында боз тыгылу урыннарын чистарту;
- саклау дамбаларын җайлаштыру;
- су уткәрү торбаларын булдыру;
- гидротехник корылмаларының техник хәлен тикшерү, ремонтлау;
- ташуларга каршы чаралар үткәрү көчләре һәм чаралары әзерлеген тикшерү;
- материаль һәм финанс чаралары резервын әзерләү.