Чистай муниципаль районында «Единая Россия» партиясе Татарстан региональ бүлеге акциясе узды. Акция нигезендә Казаннан Татарстан Дәүләт советы рәисе “Единая Россия” Татарстан региональ бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин башлыгында зур делегация килде. Очрашуда Чистай шәһәрендә эзләү һәм коткару отряды булдыру һәм ирекле янгынчылар командаларын өстәмә финанс чаралары белән тәэмин итү темалары каралды. Республика Дәүләт советы рәисе Чистай халкын барлык дәүләт программаларында актив катнашырга өндәде.
“Единая Россия” Көне” проекты төп максаты – Татарстандагы хәл турында, халыкны дулкынландыручы проблемалар, аларны чишү юллары турында сөйләү. Очрашу азагында сорау бирергә теләүчеләр күп булды. Иң актуаль сораулар арасында Чистай территориясендә коткаручылар постын булдыру, торак пунктлар районнарында янгын куркынычсызлыгы проблемаларын чишү булды.