Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 45 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын.
Сәбәпләре: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, ут белән саксыз эш итү аркасында – 3 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында - 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 11 тапкыр чыктылар. 5 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча, коткару операциягә - 1 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр.
13.03.2014 ел 07.21 Казан шәһәре, Пушкина урамы, 17 нче йорт, стрип - бар «69» ООО «Дежавю».
Стрип – барның администрация кабинетында ут чыга. Мәйданы 0,2 кв.м. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
13.03.2014 ел 13.40 Югары Ослан районы Идел елгасы Матюшино торак пункт тирәсендә
Казанның икенче эзләү - коткару отрядының коткаручылары Матюшино торак пункт тирәсендә Идел елгасыннан, 1958 елгы балык тотучыны коткаралар. Аны ярга чыгарып ашыгыч медицина ярдәменә тапшыралар.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
.