08 сәг. 49 минутта Казан шәһәре, Киров районы, Богатырев,6 адресы буенча кирпечләр ишелүе турында хәбәр килде. Диспетчер ЦППС ФГКУ “7 ОФПС ТР буенча” чакыру буенча ПЧ – 4 һәм ОГ ОФПС – 7 беренче бүлекне чыгарды.
Бүген коткаручылар һәм Туполев исемендәге Казан авиация университетының волонтерлары Янки авылында ялгыз яши торган 93 яшьлек Хәймә әбинең ишек алдын, түбәсен кардан чистарттылар. Әлеге ярдәм күрсәтү акциясе ел саен ташу зонасына эләккән урыннарда уза.
Яшүсмерләр арасында дөнья чемпионы, ТР янгын – кулланма спорт буенча җыелма команданың вәкилле Артур Абдулхаликов Россия янгын – кулланма спорт буенча яшүсмер чемпионатының абсолют җиңүчесе булды. Чемпионат Екатеринбург шәһәрендә узды.
15 март көнне янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 50 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Бер кешенең гомере өзелгән, 3 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган, 21 кеше коткарылган.
14 март көнне Әгерҗе районының Совхоз 2 урамында 9нчы шәхси йортта янгын чыга. Әлеге йортта ике хатын - кыз яшәгән 1950 елгы әни кеше һәм аның 1971 елгы кызы. Алар беркая да эшләмәгәннәр, ОВД да учетта торганнар. Фаҗига булган көнне әни кеше пенсия ала һәм шул акчага алар чираттагы аракыны алып эчәләр.
13 март көнне 16 сәг. 27 мин. Минзәлә районының ЕДДС диспетчерыннан Түбән Каманың су саклагыч урынында 27 машина һәм 60 балыкчы карда утырып калды дигән хәбәр килде. Әлеге хәл нәтиҗәсендә үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр юк. 22сәг. 30 мин. барлык балыкчыларны һәм 23 машинаны эвакуацияләделәр. Калган дүрт машина 14 март көнне чыгарылды. Аларга барысына да ашыгыч ярдәм күрсәтелде. Барлыгы коткару эшләрендә 12 кеше һәм 7 техника катнашты, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан 4 кеше һәм 2 техника эшләде.
Кичә республикада 10 янгын булган. Нәтиҗәсендә бер кеше коткарылган. Үлүчеләр юк. Янгыннарның чыгу сәбәпләре түбәндәгечә: 1 янгын тәмәке төпчеге аркасында чыккан, кыска ялганыштан 2 янгын, мичнең артык кызып китүдән 2 янгын, ут төртүдән 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән 1 янгын, 3 янгынның сәбәбе ачыклана.
11 март көнне 12 сәгать 05 минутта ФГКУ “7 ОФПС ТР буенча” диспетчер пультына Царицыно бистәсендә Травная, 31 урамындагы янгын турында хәбәр килә. 10 минуттан соң чакыру буенча беренче янгын расчетлары килде. Алар тиз арада янгынның характерын һәм масштабын билгеләделәр.
Бүген дәүләт янгынга каршы бинада Ватанны саклаучылар көне һәм Халыкара хатын – кызлар бәйрәме уңаеннан “А ну-ка, парни 2012 ” профессиональ конкурсның гала – концерты узды. Әлеге конкурс бишенче марттан алып җиденче матрка кадәр барды. Ул берничә этаптан узды теориядән зачет, спорт буенча әзерлек һәм иң мөһиме катнашучылар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 33 тапкыр ярдәмгә ашыккан. Бу чорда республикада 5 янгын очрагы теркәлеп, аларда 1 кешенең гомере өзелгән. 11 сәгать 47 минутта Кама Тамагы авылының Дуслык урамындагы бер катлы агач йортта янгын чыккан. Янгын конструкцияләрен сүткәндә 1932 елда туган хатын – кыз мәете табыла. Ул янган йортның хуҗасы була. Янгынның сәбәбе хәзерге вакытта билге түгел, дәүләт янгын күзәтүчелек идарә хезмәткәрләре тикшерүләр уздырып аны ачыклый.