21 февраль көнне 19 сәг. 56 минутта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча кризис хәлләр идарә үзәгенә кран төшүе турындагы хәбәр килә. Әлеге хәл Мирный бистәсендә була.
Фаҗиганың нәтиҗәләрен ликвидацияләүдә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан түбәндәге көч һәм чаралар катнашты: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәнең оператив төркеме – 2 кеше, 1 техника ; ОФПС -7 – 4 кеше, 1 техника; ЗПСО№ 2 – 3 кеше, 1 техника; Казан шәһәренең УГЗ – 6 кеше, 1 техника; ОВД – 3 кеше, 1 техника; БСМП-6 кеше, 2 техника, Администрация – 2 кеше, 1 техника. Барлыгы 26 кеше, 8 техника, МЧСтан 15 кеше һәм 4 техника.
«Ивановец» КамАЗ базасындагы автокранның йөртүчесе тимер – бетон терәкне урнаштыру буенча эш алып барды. Йөк авырлыгы артык булу сәбәпле автокран янга ауды. Автокран ООО “Оазис”та исәпләнә.
Үлүчеләр һәм зарар күрүчеләр юк.