21 февраль көнне 13 сәг. 40 минутта Әгерҗе муниципаль районының бердәм дежур диспетчер хезмәтенә Кадыбаш авыл торучысыннан йорт януы турындагы хәбәр килә. Йорт беркатлы, бүрәнәле. Йорт тыгыз салынганлыктан янгынның башка йортларга күчү куркынычы бар иде. Ләкин ирекле янгын сүндерүчеләр осталыклары ярдәмендә янгынны төп янгын подразделениелары килгәнче сүндерә алдылар.
Әгерҗе муниципаль районының Кадыбаш авылы ТР буенча №101 федераль янгынга каршы янгын сакчылыгы Әгерҗе шәһәреннән 110 км ераклыкта урнашкан, шул сәбәпле янгын сүндерүчеләрнең юлга озак вакыт китер иде. Шуның өчен №101 федераль янгынга каршы янгын сакчылыгы диспетчеры якындагы урнашкан ирекле янгын сүндерүчеләрен җибәрде. Беренче янгын сүндерү расчетлары килгәч йортның мал – мөлкәте ялкын эчендә була. 14.00 сәгатьтә янгынны сүндерделәр. Нәтиҗәдә 3 млн. сумлык мал – мөлкәт һәм күрше йортлары янгыннан коткарылды. Янгын ут төртүдән чыккан дип фаразлылар.