Р.Моратов: “Гадәттән тыш хәлләрдә иждивениечел мөнәсәбәткә нокта куярга кирәк”

2012 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстанда былтыр 3571 янгын сүндерелгән (2010 елда – 3628), аларда 269 кешенең гомере өзелгән (2010 елда – 271), матди югалтулар 23 процентка азрак булган. Янгыннар һәм аларда кешеләр үлү очраклары Балтач, Зәй, Сарман, Арча районнарында арткан, янгын куркынычсызлыгы мәсьәләсендә Әлмәт, Яшел Үзән, Буа, Биектау, Менделеевск районнары уңышлырак эшләгән.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы янгын сакчылыгы хезмәте подразделениеләренең 99ыннан 94е оештырылган, аларда барлыгы 1091 кеше эшли, карамакта 188 “АРС-14” янгын сүндерү машинасы һ.б. бар. Өстәмә рәвештә республика бюджетыннан 20 млн. сумга “ЗИЛ-131” базасындагы 50 берәмлек “АРС-14” янгын сүндерү машинасы РФ Оборона министрлыгыннан сатып алынган һәм үзгәртеп җиһазландырылган. Федераль янгынга каршы көрәш хезмәте гидравлик авария-коткару инструменты (ГАСИ) белән тулысынча җиһазландырылган һәм хезмәткәрләре коткару эшләре башкару хокукына аттестация узган, республика карамагындагы шундый ук хезмәт исә – 85 процентка, һәм 2012 елда ул эш төгәлләнергә тиеш.

Бүген ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча министры – Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин министрлыкның коллегия утырышында узган елгы эшчәнлек нәтиҗәләре хакында хисабында шундый белешмә бирде. Аның сүзләренчә, республика бүлеп биргән 203 млн. сум чамасы акчага урманнарда янгын сүндерү техникасы һәм җиһазлар, урман янындагы опорный пунктларга 20 млн. сумлык 70 мотопомпа, 30 мең метр су сиптерү шлангы (рукав) сатып алынган.

Шулай ук республикада муниципаль ирекле янгын сакчылыгы хезмәте оештыру буенча зона принцибы буенча Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Чистай, Яшел Үзән калаларында барлыгы 6 учреждение сафка бастырылып теркәлгән һәм уставлары кабул ителгән, алга таба ирекле янгын сакчылыгы подразделениеләрен һәм яңа оештырыла торганнарын шулар составына кушу планлаштырыла. Хәзерге вакытта Татарстанда 740 шундый иҗтимагый подразделение исәпләнә һәм алар составына 1365 кешедән торган 613 команда, 1145 кешелек 127 дружина кергән: тәүлегенә 1331 кеше 808 берәмлек янгын сүндерү һәм яраклаштырылган техника белән кизү тора. Былтыр гына да республикада булган янгыннарның 6 проценты диярлек нәкъ менә алар көче белән сүндерелде, һәрбер 5 нче янгынны сүндерүдә өстәмә көч буларак катнашты, нәтиҗәдә, алар 22 кешене үлемнән коткарып калды, ди министр. Ирекле янгын сакчылыгы хезмәте подразделениеләрен камилләштерүгә, яңаларын булдыруга республика бюджетыннан 2012 елга 140 млн. сум тирәсе акча каралган (бер доброволецка елына уртача 129,3 мең сум акча сарыф ителә: хезмәт хакы, иминиятләштерү һ.б.). 2012-2014 елларга янгын куркынычсызлыгы республика максатчан программасы проекты әзерләнеп, аның буенча ирекле янгын сакчылыгы хезмәте подразделениеләре биналары төзү, реконструкцияләү һәм төзекләндерүгә быелга 74 млн. сум акча сарыф итү планлаштырылган. Шулар бәрабәренә хәзерге вакытта республика территориясенең 93,5 проценты һәм торак пунктларның 99 проценты (3122 торак пункның 2919ы) янгын сакчылыгы ягыннан тәэмин ителгән санала.

Гадәттән тыш хәлләрне бетерүгә республика резервында 91,7 млн. сум акча булып, былтыр ел дәвамында тагын 222 млн. сум акча өстәлгән, матди резерв исә 67,041 млн. сумлап исәпләнә. Ә инде андый хәлләрне бетерүгә 0,806 млн. сум акча сарыф ителгән, 2012 ел башына резервта 66,235 млн. сум калган. Шундый резервлар суммасы 45 муниципалитетта 191 млн. сум күләмендә.

Җыеп кына әйткәндә, былтыр республикада 5 гадәттән тыш хәл булып, аларның иң истә калганы һәм чыгымлысы – күршедәге Удмуртия Республикасындагы Оборона министрлыгы корал складларындагы шартлау нәтиҗәсендә Әгерҗедәге зыян һәм “Булгария” теплоходы һәлакәте. Шушы 2 һәлакәттә матди зыян күргәннәргә РФ хисабыннан акча түләтү буенча эш алып барыла. Беренчесендә 73 млн. сум, соңгысында 100 млн. сум турында сүз бара, диде министр.

Идел буе региональ үзәк башлыгы Игорь Паньшин билгеләп үткәнчә, регионнарда хакимияттәгеләрнең янгын сакчылыгы хезмәтен ныгытуга акча юклыкны сылтау итүе күзәтелә, ләкин бу Татарстанга кыгылмый, киресенчә, һәлакәтләрдән коткару хезмәте биредә үсештә. “Булгария” һәлакәте – ул республика проблемасы түгел, ә Россия бәласе. Әгәр теплоход елга агымы буенча 40 кына чакрым түбәндәрәк баткан булса, аның нәтиҗәләрен бетерү эшләрен оештыру мәсьәләсе бөтенләй башкача булачак иде – Татарстан җитәкчелегенә, биредәге хезмәтләргә, фидакарь кешеләргә олы рәхмәт”, - дип белдерде И.Паньшин. Дөрес, республикада безнең хезмәт буенча проблемалар бар, ләкин ул системалы характерда түгел дип саный ул.

Утырышта катнашкан ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов та бу мәсьәләдә, 2011 ел да 2010 нчысы кебек хәтәр булды: берсе - янгыннары белән, икенчесе - бозлы яңгыры, зур һәлакәтләре белән, дәүләт ягыннан исә шундый һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә күп эш башкарыла, диде. Ирекле янгын сакчылыгы хезмәтен җәелдерү мәсьәләсендә бакчачылык ширкәтләре белән проблемаларны хәл итәсе бар, шулай ук ДОСААФлардагы техниканы янгын сүндерү эшләренә җәлеп итеп була, дөрес, алар янгын сүндерүгә көйләнмәгән, шулай да, әйбер ташуда файдаланып була... “Тиздән яз җитә. Ел да бер үк хәл: йортлары, каралты-куралары су баса башлаганнар погонлыларның килеп эшләгәнен көтеп, тәрәзәдән күзәтеп утыра. Гадәттән тыш хәлләрдә иждивениечел мөнәсәбәткә нокта куярга кирәк, чит илләрдә алай түгел бит, кирәк чакта ком тутырган капчыкларны бөтен халык бер булып ташый ич”, - дип, проблемалы мәсьәләне кузгатты беренче вице-премьер.

Коллегия утырышы соңында фидакарь хезмәтләре өчен бер төркем хезмәткәргә Татарстан Президенты имзалаган указ нигезендә Дәүләт бүләкләре, мактаулы исемнәр бирелде, шулай ук Татарстан Хөкүмәте бүләкләре тапшырылды. 
 

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International