Балалар саклау көне

2012 елның 18 мае, җомга

Бүген Казаның 1 нче номерлы коррекцион интернат мәктәбендә балалар саклау көне ике этапта узды. Беренче этап булып укытучылар эвакуация оештырдылар, икенчесе балаларга кунакка Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча баш идарәнең хезмәткәре килде, ул янгын куркынычсызлык һәм суда үзеңне тоту кагыйдәләре буенча дәрес уздырды. 

Әлеге дәрес гадәти булмаган формада узды. МЧС хезмәткәре балаларга янгын куркынычсызлыгы буенча сораулар бирде, балалар җавапларын әйтте. Балаларның кечесе дә һәм олысы да катнашырга торышты. Балаларның күбесе үзләренең белемнәрен практик рәвештә дә күрсәтергә теләде. “Эрудит” уены да бик кызыклы узды, инспектор укучыларга туп атты, алар үз чиратында тупны тотып янгын турындагы шигырьне дәвам иттеләр. Шулай ук, гадәттән тыш хәлләр министрлыгының хезмәткәре балаларга кайсы урында су коенырга ярый, батучыны ничек коткарырга һәм беренче ашыгыч ярдәм күрсәтү кагыйдәләрен искә төшерде. Гомумән әйткәндә дәрес балаларга һәм укытучыларга бик ошады, алар бөтенесе рәхәтләнеп катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International