Аксубай районының федераль янгынга каршы 102нче янгын сүндерү сагы хезмәткәрләре һәм Түбән Баланданың авыл халкы Кече Сунча елгасыннан 2004 елгы кыз һәм 1997 елгы малай мәетен табып чыгарганнар.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 85 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республикада 12 янгын очрагы теркәлгән. Сәбәпләре: янгын белән саксыз эш итүдән 1янгын, кыска ялганыштан 3 янгын, тәмәке төпчегеннән 1 янгын, мичне артык кыздырудан – 4 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, 2 янгынның сәбәбе ачыклана.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 57 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Бер кеше үлгән. Сәбәпләре: кыска ялганыштан 1 янгын, мичне артык кыздырудан 2 янгын, 7 янгынның сәбәбе ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 18 тапкыр чыктылар. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 5 тапкыр чыктылар. Шуларның 2 ишекләрне ачу буенча, 1 тапкыр ДТПга, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр.
Яшел Үзәндә “Яшел Үзән муниципаль районының ирекле янгын сүндерүчеләр, коткаручылар һәм волонтерлар Клубының иң матур исем һәм эмблема” конкурсның нәтиҗәләрен чыгардылар. Әлеге клубны барлыкка китерү һәм конкурсны оештыру Яшел Үзәннең янгын сүндерү сагының җитәкчесе чыгыш ясады.
Җәйнең беренче көнендә бөтен ил балалар яклау көнен билгеләп уздыра. Балалар яклау көне – иң борынгы халыкара бәйрәмнәрнең берсе. Ул 1925 елда Женева шәһәрендә Бөтендөнья конференциядә кабул ителде һәм шул вакыттан алып хәзерге көнгә кадәр әлеге бәйрәм матур һәм чын йөрәктән уздырыла.
Беренче июньгә кадәр Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча баш идарәнең дәүләт янгынга каршы күзәтүчелек идарә инспекторлары балалар сәламәтләндерү лагерьларын, мәктәп лагерьларын янгын куркынычсызлык хәленә тикшерү эшләрен алып бардылар. Җәй көне 110 балалар сәламәтләндерү лагерьлары эшләргә тиеш.
Агымдагы елның узган биш аенда район территориясендә булган җиде янгында бер кеше зыян күргән, биш бина һәм бер авыл хуҗалыгы техникасы янып беткән.
Янгыннар 470 мең сумлык зыян китергән (узган елны шул чорда тугыз янгында өч кеше һәлак булды, берсе җәрәхәтләнде).
Узган тәүлектә Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы ТР буенча идарәсенең янгын сүндерү бүлекләре хезмәткәрләре чакыру буенча 54 тапкыр барган . Республикада 7 янгын чыккан. Ике кешенең гомере өзелгән. 15 кеше коткарылган.
Янгыннарның сәбәбе: ут белән саксыз эш итүдән 1 янгын, кыска ялганыштан 4 янгын, мичне артык кыздырудан 2 янгын, 6 янгынның сәбәбе ачыклана.Эзләү – коткару зональ отряданың дежур каравылы тревога буенча 5 тапкыр чыктылар. Шуларның 2се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.
Узган тәүлектә Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы ТР буенча идарәсенең янгын сүндерү бүлекләре хезмәткәрләре чакыру буенча 71 тапкыр барган - 1 тапкыр кипкән үләнне, 11 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә. Республикада 7 янгын чыккан.
Районда янгын хезмәте бүлекчәләреннән ерак урнашкан торак пунктлар бар, Федераль Законда каралган “Янгын куркынычсызлыгы таләпләре турында техник регламент” (№ 122, 22.07.2008 ел) нигезендә аларга янгын сүндерү машиналары 20 минут эчендә килеп җитә алмый. Бу очракта аеруча нәтиҗәле чара булып ирекле янгын хезмәте оештыру тора. Ул утка каршы көрәштә гражданнар (профессиональ булмаган) берләшү максатында оештырыла.