Янгынның сәбәбе – тәмәке төпчеге.

2012 елның 16 мае, чәршәмбе

15 май көнне янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 70  тапкыр ярдәмгә чыккан. Республикада  8 янгын очрагы теркәлгән. 13 кеше коткарылган.  Янгыннарның сәбәбе: янгын белән саксыз эш итүдән 3 янгын, кыска ялганыштан 1 янгын, 4 янгынның сәбәбе ачыклана.

Яр Чаллы шәһәренең Яңа шәһәр урамында ике бүлмәле фатирның балконында янгын чыккан. Әлеге балконга өстәге каттан сүндерелмәгән тәмәке төпчеге төшкән һәм иске әйберләргә ут капкан. Янгын вакытында фатир хуҗалары өйдә булмаган. Янгын сүндерүчеләрне узып баручылар чакырган. Тиз арада килеп җиткән янгын сүндерүчеләр балкондагы янгынны автобаскычка  менеп сүндергәннәр. Өстәге каттан 8 кешене эвакуацияләделәр шуларның 2се бала. Зарар күрүчеләр юк.    

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

·         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

·         Яткан җирдән тәмәке тартмаска

·         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

·         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

·         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

·         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

·         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International