Уеннан фаҗига чыга

2012 елның 21 мае, дүшәмбе

Бүген  03.20 минутта  Яр Чаллыда “КАМАЗ”  заводының  йөк порты  тирәсендә 6нчы зональ эзләү – коткару отрядының  коткаручылары 17 -19 яшь тирәсендәге 7 яшүсмерне  коткардылар. Алар Кама елгасында йөзә торган саунада булганнар.

Ачыклаганча  әлеге сауна күптән иясез иде, яр буендагы понтонда торды. Яшүсмерләр шул йөзә торган саунага кереп сикереп йөргәннәр, нәтиҗәдә сауна ярдан өзелеп Кама елгасы буенча йөзеп киткән. Әлеге вакыйга турында “01” телефонына узып баручы хәбәр иткән. Диспетчер үз чиратында сигналны 6нчы зональ эзләү – коткару отрядына биргән. Коткаручылар ике катерда ярдәмгә мохтаҗ булган яшүсмерләр янына чыккан. Ул вакытта понтон ярдан 1-2 км. киткән булган. Коткаручылар яшьләрне ярга алып чыктылар һәм эчке эшләр хезмәткәрләренә тапшырганнар. Ашыгыч ярдәм берсенә дә кирәк булмаган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International