Балалар ял итү лагерьлары янгын куркынычсызлык хәленә тикшерелгән

2012 елның 1 июне, җомга

Беренче июньгә кадәр Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча баш идарәнең дәүләт янгынга каршы күзәтүчелек идарә  инспекторлары балалар сәламәтләндерү лагерьларын, мәктәп  лагерьларын янгын куркынычсызлык хәленә тикшерү эшләрен алып бардылар. Җәй көне 110 балалар сәламәтләндерү лагерьлары  эшләргә тиеш.

Тикшерү барышында төп игътибар электрохозяйство хәленә, эвакуация юлларына, лагерьларның җиһазландыруына, янгын сүндерү чараларынның, сигнализация хәленә,  лагерь хезмәткәрләренең белемнәренә һ.б. бирелде.      

Янгын куркынычсызлык чаралары буенча лагерь директорлары белән инсруктаж үткәрелде. Балаларга да янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен лагерь хезмәткәрләре беренче көннән үк өйрәтәчәкләр.

Әлеге тикшерүләр  Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча баш идарәнең дәүләт янгынга каршы күзәтүчелек идарәдә дәвам итәчәк һәм контрольда торачак.

      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International