Аксубай районының Кече Сунча елгасында ике бала батып үлгән

2012 елның 9 июне, шимбә

Аксубай районының федераль янгынга каршы 102нче янгын сүндерү сагы хезмәткәрләре  һәм Түбән Баланданың авыл  халкы Кече Сунча елгасыннан 2004 елгы кыз һәм 1997 елгы малай мәетен табып чыгарганнар. Үлгән балаларның апалары әйтүенчә, алар приютта яшәгәннәр, ял көнне әниләре янына килгәннәр. Кичә бик кызу булганлыктан (+34 градус), ул аларны су коенырга җибәргән. Әлеге елга авылдан 500м ераклыкта булган. Балалар суда уйнаганнар, котырганнар. Ярда аларны  бер малай күзәтеп торган,  малай белән кызның батуын күргәч ул куркып  авылга чабып өлкән кешеләргә әйткән. Коткаручылар килгәнче, авыл кешеләре кыз баланың  мәетен чыгарганнар (ул су өстендә булган), ә малай мәетен янгын сүндерү сагының хезмәткәрле табып алганнар, ул кыз баткан урыннан 300 м ераклыкта, 1,7 м тирәнлектә булган. Табиблар балалар артык суынудан үлгәннәр дип фаразлыйлар.

       

РФ гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча  баш идарәсе түбәндәгене искәртә:

Җиһазландырылмаган урыннарда коенмаска. Исерек хәлдә һәм кояшта озак булганнан соң суга кермәскә.

Балаларны караучысыз калдырмаска. Таныш булмаган урында суга чуммаска, махсус киртәләрдән читкә китмәскә, өреп кабартылган матрасларда яки камераларда йөзмәскә, судноларга якын килмәскә.

Сулыкта суүсемнәр күп булса, аларга эләкмәс өчен су өстендә йөзәргә. Көймәдә йөргән вакытта да саклык чараларын үтәргә: артык йөк төямәскә, борт читенә утырмаска һәм узып баручы судноларга якын килмәскә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International