Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 57 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Бер кеше үлгән. Сәбәпләре: кыска ялганыштан 1 янгын, мичне артык кыздырудан 2 янгын, 7 янгынның сәбәбе ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 18 тапкыр чыктылар. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 5 тапкыр чыктылар. Шуларның 2 ишекләрне ачу буенча, 1 тапкыр ДТПга, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр.
Янгын
04.06.2012 ел. 03.10сәг. Яр Чаллы шәһәре, Орловка бистәсе, Центральная урамы, 91 йорт
Янгын кирпеч гаражда чыккан. Сүндерү барышында 1952 елгы ир кеше мәете табылган. Сәбәбе ачыклана.
РФ гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе түбәндәгене искәртә:
Җиһазландырылмаган урыннарда коенмаска. Исерек хәлдә һәм кояшта озак булганнан соң суга кермәскә.
Балаларны караучысыз калдырмаска. Таныш булмаган урында суга чуммаска, махсус киртәләрдән читкә китмәскә, өреп кабартылган матрасларда яки камераларда йөзмәскә, судноларга якын килмәскә.
Сулыкта суүсемнәр күп булса, аларга эләкмәс өчен су өстендә йөзәргә. Көймәдә йөргән вакытта да саклык чараларын үтәргә: артык йөк төямәскә, борт читенә утырмаска һәм узып баручы судноларга якын килмәскә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
· Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
· Яткан җирдән тәмәке тартмаска
· Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
· Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
· Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
· Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
· Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.