Яшел Үзән волонтерларның үзенең эмблемасы бар

2012 елның 4 июне, дүшәмбе

Яшел Үзәндә “Яшел Үзән муниципаль районының ирекле янгын сүндерүчеләр, коткаручылар һәм волонтерлар Клубының иң матур исем һәм эмблема” конкурсның нәтиҗәләрен чыгардылар. Әлеге клубны барлыкка китерү һәм конкурсны оештыру Яшел Үзәннең янгын сүндерү сагының җитәкчесе чыгыш ясады.   

Апрель башында федераль янгынга каршы 8 отряд хезмәткәрләре, Мәгариф идарәнең җитәкчесе һәм Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарә җитәкчесе белән берлектә  ирекле янгын сүндерүчеләр, коткаручылар һәм волонтерлар өчен беренче слет оештырдылар. Әлеге слетта 300 якын мәктәп укучылары һәм вуз студентлары катнашты. Слет катнашучылары, волонтерлык эшләре белән эш итүчеләр үзләренең тәҗрибәләре белән бүлештеләр. Слет ахырында “Ирекле янгын сүндерүчеләр, коткаручылар һәм волонтерлар Клубының иң матур исем һәм эмблема” дигән конкурс игълан иттеләр.

Ярты ай эчендә жюри әгъзаларына бик күп балалар эше килде. “Искра”, “Факел”, “Юные друзья пожарных”, ”Осторожные ребята” – Клубка исем бирү бик күп вариантлар килде. Иң яхшы эшне сайлау бик җилел булмады.  Конкурсның жюри әгъзалары төп игътибарларын идеяга бирделәр. Нәтиҗәдә иң матур эш итеп 7 сыйныф укучысы  Хәйруллин Саматныкы билгеләнде. Нәкъ менә аның эскизы булачак эмблеманың төп нигезе булып тора.  Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы 8 отряд җитәкченең урынбасары Татьяна Суржко Саматка грамота һәм акчалата бүләк тапшырды. “Самат –ул безнең мәктәбезнең горурлыгы”,- ассызклап үтте 16нчы гомуми белем бирү мәктәбенең тарих укытучысы Рөстәм Сәйфетдинов. – Ул безнең “5” укый. Киләчәктә минем уйлавымча ул профессор, академик булыр....”

Булачак профессор  үзенең эшен тыйнак кына билгеләде. Мәктәптә анардан да яхшырак рәсем ясаучылар бар, дип әйтте. Шулай да җиңүңә ул бик шат иде. “ Мин беренче урынны яулармын дип уйламадым, Мин моңа бик шат. Эмблеманы ясаган вакытта Россия янгын сүндерү сагының символикасына нигезләндем. ”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International