Узган тәүлектә Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы ТР буенча идарәсенең янгын сүндерү бүлекләре хезмәткәрләре чакыру буенча 71 тапкыр барган - 1 тапкыр кипкән үләнне, 11 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә. Республикада 7 янгын чыккан.
Янгыннарның сәбәбе: ут белән саксыз эш итүдән 1 янгын, кыска ялганыштан 4 янгын, мичне артык кыздырудан 1 янгын, 1 янгынның сәбәбе ачыклана.Эзләү – коткару зональ отряданың дежур каравылы тревога буенча 15 тапкыр чыктылар. Шуларның 6 ишекләрне ачу буенча, ДТПга 3 тапкыр, башка чакырулар буенча – 6 тапкыр.