Җәйнең беренче көнендә бөтен ил балалар яклау көнен билгеләп уздыра. Балалар яклау көне – иң борынгы халыкара бәйрәмнәрнең берсе. Ул 1925 елда Женева шәһәрендә Бөтендөнья конференциядә кабул ителде һәм шул вакыттан алып хәзерге көнгә кадәр әлеге бәйрәм матур һәм чын йөрәктән уздырыла.
Федераль янгынга каршы укыту үзәгендә 1 июнь – Балалар яклау көнендә мәдәни – өйрәтү чаралар уздыру, җылы традициягә кереп китте. Әлеге чара укыту үзәгенең хезмәткәрләренә аларның балаларына, гаилә әгъзаларына, һәм курсантларга оештырылды.
Быел укыту үзәкнең хезмәткәрләре аларның балалары һәм курсантлар янгын сүндерү музеенда булып кайттылар. Музейда алар төрле экспонотлар, картиналар карап йөрделәр. Иң кызыктыргыч булып 1815 елда Казан шәһәрендә чыккан зур янгын понарамысы булды. Балалар тын алмыйча утның нинди зур фаҗига булуын карап тордылар. Курсантларга да бу понарама бик ошады. Экскурсия барышында балалар бер экспонатны да калдырмыйча карап, сокланып тордылар. Кызыл машина, теплодымокамера макеты, махсус янгын сүндерү киемнәре үзенә тартып торды. Шулай ук, балалар янгын вакытындагы һәм янгыннан соң булган фатир экспозициясен күрделәр. Аларның һәрберсе экскурсияне алып баручыга ут һәм шырпы белән беркайчан да уйнамавы турында сүз бирде. Яшь янгын сүндерүчеләр музей директорына, хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен белдерделәр, уңышлар теләп калдылар.
Экскурсия ахырында Укыту үзәк җитәкче исеменнән музей хезмәткәре балаларга баллы бүләкләр тапшырды. Балаларның йөзенә чыккан шатлык шуны аңлата – балалар көне уңышлы узды.