Янгын сүндерү бүлекләре хезмәткәрләре чакыру буенча 54 тапкыр ярәмгә чыккан

2012 елның 28 мае, дүшәмбе

Узган тәүлектә Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы ТР буенча идарәсенең янгын сүндерү бүлекләре хезмәткәрләре чакыру буенча 54 тапкыр барган . Республикада 7 янгын чыккан. Ике кешенең гомере өзелгән. 15 кеше коткарылган.
Янгыннарның сәбәбе: ут белән саксыз эш итүдән 1 янгын, кыска ялганыштан 4 янгын, мичне артык кыздырудан 2 янгын,   6 янгынның сәбәбе ачыклана.Эзләү – коткару зональ отряданың дежур каравылы тревога буенча 5 тапкыр чыктылар. Шуларның 2се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр. 

Янгыннар:

27.05.2012 г.  01.52  Түбән Кама шәһәре,  Мира урамы, 23 А номерлы йорт тирәсендә

Ут төзелү вагонында чыккан. Янгынны сүндерү барышында 1959 елгы ир кеше мәете табылган. Янгынның сәбәбе ачыклана.

27.05.2012 г.  01.34  Алабуга районы, «НКНХ»бакчачылар ширкәте.

Бакча йорты янган. Мәйданы 15 кв.м. тәшкил иткән. Йорт эчендә 1954 елгы ир кеше мәете табылган. Сәбәбе ачыклана.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

·         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

·         Яткан җирдән тәмәке тартмаска

·         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

·         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

·         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

·         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

·         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International