25 июнь көне 17сәг. 30 мин. Яңа Победилово бистәсе районында Идел елгасында Казаның 2 нче зональ эзләү – коткару отрядының коткаручылары резин көймәдә йөзеп йөргән биш баланы коткардылар.
Сугышлар, табигать бәла-казалары сирәк була. Ә менә янгыннар даими чыгып торалар. Алар белән килешү мөмкин түгел. Бу сүзләр бүген дә актуаль.
1927 елның 18 июлендә РСФСРда дәүләт янгын күзәтчелеге турында положение раслана. Мондый служба оештыруга беренче адымнар 1493 елда ук ясала. Каты янгыннардан соң Иван III Русьтә янгыннарны кисәтүгә юнәлдерелгән беренче кагыйдәләр чыгара. Аның буенча җәй көннәрендә мич ягу тыела, азыкны йорттан ерактарак урыннарда пешерү тәкъдим ителә. 1947 елда бастырылган Рус дәүләте законнары җыелмасында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән беррәттән ут төртүчеләргә карата катгый җәзалар да билгеләнә.
Балык бистәсендә янгын каравылы 1936 елда оеша. Аны озак еллар Петр Павлович Балмин җитәкли.
Биш көн эчендә республикада 5 кеше батып үлгән. Шуларның 4се ир кеше һәм 1 хатын – кыз. Күңелсез хәлләр Зәй, Тукай, Кайбыч, Норлат, Яшел Үзән районнарында һәм Казанда килеп чыккан. Хәзерге вакытта батып үлүчеләрнең сәбәпләре ачыклана. Гомумән әйткәндә Республика сулыкларында коену сезоны башланганнан бирле 28 кеше батып үлгән. Шуларның 22се ир кеше, 4 хатын – кыз һәм 2 бала.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 51 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республикада 11 янгын очрагы теркәлгән. Ике кеше үлгән , биш кеше коткарылган. Cәбәпләре: янгын белән саксыз эш итүдән 1 янгын, кыска ялганыштан 2 янгын, тәмәке төпчегеннән 2 янгын, 6 янгынның сәбәбе ачыклана.
Шәхси мунчаның януы турындагы хәбәр янгын сүндерү сагына иртәнге биштә Кирово авыл кешеләрдән килә. Мунча – беркатлы, 1964 елда бүрәнәдән салынган.
УРМАН БЕТЕ ТОРМЫШЫННАН
Урман бете 2-3 ел яши. Өлкән урман бетләре көз һәм яз айларында зур урман хайваннарына ябышып аларның каннарын суыралар. Аннан ана бетләр җиргә йомырка салалар. Берничә атнадан йомыркадан личинкалар- җитлекмәгән бетләр барлыкка килә. Яз һәм җәй айларында вак хайван, тычканнар каны белән туеналар. Икенче елның язында нимфага әверелеп яңа үсеш стадиясе үтә һәм зур беткә әверелә.
Шулай ике еллык яшәү циклы дәвамында личинкалар һәм нимфалар зарарланган тычкан каны эчеп Лайм авыруы күчерәләр. Боррели зарарланган бет тукымасында бик тиз үрчи. Зарарланган бетләр башка иычканнарга, хайваннарга, шулай ук кешеләргә инфекция тарата.
Узган ял көннәрендә Татарстан сулыкларында 4 кеше батып үлде. Шуларның 3се ир кеше һәм 1 хатын кыз.
Шимбә көнне Норлат районының Зур Чирмешән елгасында 3 нче зональ эзләү-коткару отрядының коткаручылары 1970 яшьлек ир-атның гәүдәсен судан чыгаралар. Шул ук көнне фаҗига Яр Чаллыда да теркәлгән. 45 яшьлек ир-ат су коенганда батып үлгән.
Хәзер кеше күп вакытын табигатьтә, су буенда уздырырга тырыша. Әйе, җәй – кояшта кызына, суда коена торган чор. Тик, кызганычка, кешеләрнең барысы да суда һәм су буенда үз-үзен тоту кагыйдәләрен белеп бетерми, ә кайберләре, белә торып та, санга сукмый. Моның нәтиҗәсе исә еш кына аяныч төгәлләнә: Россия сулыкларында ел саен 10–15 меңләп кеше батып үлә. Шунысы бигрәк үкенечле, аларның күп булса, берничә йөзе генә үзләренә бәйле булмаган шартларда бата, ә калганнары исә үз ахмаклыгы аркасында әрәм була...
«Аккош» ял итү зонасында урнашкан «Ялкын» балалар сәламәтләндерү лагерында янгын куркынычсызлык дәресе кызыклы һәм бай эчтәлекле узды. Әлеге дәресне Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча баш идарәнең матбугат хезмәткәре оештырды. Дәрес барышында балалар янгынга каршы викторина сорауларына җавап бирделәр, янгын чыккан вакытта үзеңне тоту күнекмәләренә өйрәнделәр.
Өч көн ял вакытында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе Янгынга каршы дәүләт хезмәтенең бүлекчәләре тревога буенча 169 тапкыр чыктылар. Республикабызда 20 янгын очрагы теркәлде, шушы янгыннарда 1 кеше һәлак булды, 1 кеше җәрәхәтләнде, 61 кеше коткарылды. Янгыннарның төп сәбәпләре түбәндәгеләр: мичне артык кыздырудан – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән - 7 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, балалар шуклыгы аркасында – 1 янгын, 10 янгыннарның сәбәпләре ачыклана.