Янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 51 тапкыр ярдәмгә чыккан.

2012 елның 21 июне, пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 51 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республикада  11 янгын очрагы теркәлгән.  Ике кеше үлгән , биш кеше коткарылган.  Сәбәпләре: янгын белән саксыз эш итүдән 1 янгын, кыска ялганыштан 2 янгын, тәмәке төпчегеннән 2 янгын,   6 янгынның сәбәбе ачыклана.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 18 тапкыр чыктылар. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 14 тапкыр чыктылар. Шуларның 7се ишекләрне ачу буенча, ДТПга 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 6 тапкыр.

20.06.2012ел 01.10 Яшел Үзән районы, Осиново бистәсе, Үзәк урамы, 9 йорт, 7 фатир

Янгын өченче каттагы фатирда чыккан. Сүндерү барышында янгын сүндерүчеләр ир кеше мәетенә тап булалар. Әлеге йорттан биш кешене коткардылар. Ут исерек килеш тәмәке тарту аркасында чыккан.   

20.06.2012ел. 03.35 Буа районы, Степановка авылы, кооператив урамы, 35 йорт

Ут белән саксыз эш итү аркасында бер катлы бүрәнәле шәхси йортта янгын чыккан. Янган хәрабәләр арасында янгын сүндерүчеләр 1969 елгы ир кеше мәетен табалар.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

·         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

·         Яткан җирдән тәмәке тартмаска

·         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

·         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

·         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

·         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

·         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International