Шәхси мунчаның януы турындагы хәбәр янгын сүндерү сагына иртәнге биштә Кирово авыл кешеләрдән килә. Мунча – беркатлы, 1964 елда бүрәнәдән салынган.
ДПО ООО “Кирово” ирекле янгын сүндерүчеләре янгын чыккан урынга килгәч мунча түбәсе ялкын эчендә була. Утның 4 метр ераклыкта урнашкан күрше корылмаларга күчү куркынычы бар иде. Янгын сүндерүгә 1 “Б” стволы бирелде. 04 сәг. 22 мин. Актаныш районының төп янгын сүндерү көчләре килгәнче ирекле янгын сүндерүчеләре утны тулаем сүндерәләр. Нәтиҗәдә мунчаның түбәсе янып бетә, мәйданы 4 кв.м. тәшкил итә. Янгын кыска ялганыштан чыккан дип фаразлылар.