Биш көн эчендә республикада 5 кеше батып үлгән. Шуларның 4се ир кеше һәм 1 хатын – кыз. Күңелсез хәлләр Зәй, Тукай, Кайбыч, Норлат, Яшел Үзән районнарында һәм Казанда килеп чыккан. Хәзерге вакытта батып үлүчеләрнең сәбәпләре ачыклана. Гомумән әйткәндә Республика сулыкларында коену сезоны башланганнан бирле 28 кеше батып үлгән. Шуларның 22се ир кеше, 4 хатын – кыз һәм 2 бала.
Әлеге кара исемлекне дәвам итмәс өчен, коенырга теләүчеләргә игътибарлырак булырга киңәш итәбез.
· Кояшта озак кызынганнан соң суга кермәгез (көзән җыерырга мөмкин)
· Таныш булмаган урыннарда чуммагыз, буйлардан ары узып йөзмәгез, суда кеше сәламәтлеге һәм тормышы өчен куркыныч уеннар уйнамагыз. Шулай ук өреп кабартылган матрасларда яки камераларда еракка йөзеп китәргә һәм судноларга якынлашырга ярамый
· Җиһазландырылмаган урыннарда су коенмагыз – анда су төбе өйрәнелмәгән һәм коткаручы постлары юк.
· Суүсемнәр күп булган сулыкларда үсемлекләргә кагылмыйча гына өслектә йөзәргә кирәк. Аяк-кулларыгыз сабакларына уралса, тукталып алардан арыныгыз