Узган ял көннәрендә Татарстан сулыкларында 4 кеше батып үлде. Шуларның 3се ир кеше һәм 1 хатын кыз.
Шимбә көнне Норлат районының Зур Чирмешән елгасында 3 нче зональ эзләү-коткару отрядының коткаручылары 1970 яшьлек ир-атның гәүдәсен судан чыгаралар. Шул ук көнне фаҗига Яр Чаллыда да теркәлгән. 45 яшьлек ир-ат су коенганда батып үлгән.
Якшәмбе көнне исә шулай ук ике кеше суда баткан.
17 июньдә коткаручыларга алдагы көнне Баулы районның карьерына дуслар белән ял итәргә киткән 43 яшьлек ирнең югалуы турында хәбәр килә. Аның мәетен коткаручылар берничә сәгать эзләгәннән соң гына табалар.
Шул ук көнне Казан шәһәренең Киров районында водолазлар Идел төбеннән 31 яшьлек хатын –кыз гәүдәсен күтәрәләр.
Көннәрнең артык кызу торуы аркасында судагы һәлакәтләр саны артканнан-арта. Шуңа күрә коенырга теләүчеләргә игътибарлырак булырга киңәш итәбез.
· Кояшта озак кызынганнан соң суга кермәгез (көзән җыерырга мөмкин)
· Таныш булмаган урыннарда чуммагыз, буйлардан ары узып йөзмәгез, суда кеше сәламәтлеге һәм тормышы өчен куркыныч уеннар уйнамагыз. Шулай ук өреп кабартылган матрасларда яки камераларда еракка йөзеп китәргә һәм судноларга якынлашырга ярамый
· Җиһазландырылмаган урыннарда су коенмагыз – анда су төбе өйрәнелмәгән һәм коткаручы постлары юк.
· Суүсемнәр күп булган сулыкларда үсемлекләргә кагылмыйча гына өслектә йөзәргә кирәк. Аяк-кулларыгыз сабакларына уралса, тукталып алардан арыныгыз