Татарстан Республикасының коткаручылары 5 баланы коткардылар.

2012 елның 26 июне, сишәмбе

25 июнь көне 17сәг. 30 мин. Яңа Победилово бистәсе районында Идел елгасында Казаның  2 нче зональ  эзләү – коткару отрядының коткаручылары резин көймәдә йөзеп йөргән биш баланы коткардылар.

Әлеге хәбәр 2 нче зональ  эзләү – коткару отрядына ата – анадан килә. 11-12 яшьлек балалар ата – ана ризалыгын алмыйча ике резин көймәне алып Идел елгасына баралар. Бер көймәгә ике бала утыра, икенче көймәгә өч бала. Аларның ярдан ерак китүләрен йөзеп баручының  бер дусты күреп ала, нәкъ ул әлеге малайның әти әнисенә хәбәр итә дә инде. Балалар йөзгән вакытта  көчле агым башлана һәм алар  көймә белән идарә итә  алмаганнар. 

 Ата – ана коткаручылар белән бергә балаларны ярдан 300 м ераклыктан табалар. Бәхеткә каршы зарар күрүчеләр юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International