ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль, 2012 ел
сишәмбе

Бүген Идел елгасының Кама Тамагы районы Сөйки авылы янында, нәкъ бер ел элек “Булгария” теплоходы баткан урында фаҗига корбаннары истәлегенә мемориал ачылды.
Бу чарада РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, РФ транспорт министры Максим Соколов, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, ТР Президенты Рөстәм Миңнеанов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, һәлак булучыларның туганнары, дин әһелләре, капитан Роман Лизалин җитәкчелегендә “Арабелла” теплоходы коткаручылар экипажы катнашты.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 65 тапкыр ярдәмгә барган. 14 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә. Республикада  8 янгын очрагы теркәлгән. Сәбәпләре: янгын белән саксыз эш итүдән 1 янгын, ут төртүдән 3 янгын, тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, 3 очракның сәбәпләре ачыклана. Бер кеше коткарылган, бер кеше зарар күргән.


9
июль, 2012 ел
дүшәмбе

Узган ял көннәрендә Татарстан сулыкларында 3 кеше батып үлде. Шуларның 1се ир кеше , 1 хатын – кыз һәм 1 бала. Күңелсез хәлләр Норлат, Түбән Кама һәм Лениногорск районнарында килеп чыккан. Хәзерге вакытта батып үлүчеләрнең сәбәпләре ачыклана. Гомумән әйткәндә Республика сулыкларында коену сезоны башлаганнан бирле 42 кеше батып үлде.


6
июль, 2012 ел
җомга

Эссе көнне су коенасы килә. Сулыклар бигрәк тә балаларны үзенә җәлеп итә.

Шуңа бәйле Россия МВДның ТР Аксубай районы буенча бүлегенең ПДН өлкән инспекторы ата-аналарга мөрәҗәгать итә:
–Җәй башында суда балалар гомерен алып киткән фаҗига кабатланмасын өчен ата-аналарның балаларның җәйге ялын контрольгә алуларын үтенәбез. Даими бала янәшәсендә булып та, каникулны аның белән үткәрү мөмкинлеге юк. Әмма балалар белән профилактик әңгәмәләр үткәрү безнең хәлдән килә, балаларны сулыкларга үзләрен генә җибәрергә, өлкәннәрдән башка суга керергә рөхсәт итмәскә кирәк. Балалар сулыклар янында өлкәннәр белән бергә ял итәләр икән–аларны бер генә минутка да күз уңыннан югалтмагыз. Фаҗиганың күз ачып йомганчы килеп чыгуын исегездә

Бер көнгә Әтнә районының сәламәтләндерү лагеры янгын куркынычсызлык буенча укыту полигонына әверелде. Әлеге чараны Бөтенроссия ирекле янгын сакчылыгы җәмгыяте гомум россия региональ бүлегенең татар президиумы, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе һәм “Татарстан Республикасы янгын сакчылыгы” дәүләт казна учреждениесе оештырды. Уку елы барышында Әтнә районы янгын куркынычсызлык чаралар буенча бик актив катнашты. Районда хәтта янгын – кулланма спорт буенча үзенең командасы бар.


5
июль, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Өч көн эчендә республикада  3 кеше батып үлгән. Шуларның 2се ир кеше һәм 1 бала. Гомумән әйткәндә Республика сулыкларында коену сезоны башланганнан бирле 35 кеше батып үлгән.


4
июль, 2012 ел
чәршәмбе

Авыруны дәвалауга караганда, аны вакытында кисәтү эшен оештыру күпкә отышлы булган кебек, ГРЭС җитәкчелеге янгын чыгуны булдырмау, ул булган очракта, аны тиз арада сүндерү эшен тиешенчә оештыра белү кирәклеген яхшы аңлый. Шуңа күрә биредә эш урынында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча даими өйрәнүләр үткәрелә.


3
июль, 2012 ел
сишәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 67 тапкыр ярдәмгә барган. 5 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә.  Республикада  10 янгын очрагы теркәлгән. Сәбәпләре: янгын белән саксыз эш итүдән 1 янгын, кыска вакытлы ялганыш нәтиҗәсендә 2 янгын, суыткычның төзек булмау сәбәпле 1 янгын,  6 очракның сәбәпләре ачыклана. Бер кеше үлгән.


29
июнь, 2012 ел
җомга

Бүгенге көндә планетабызда бер ел эчендә 5 миллионнан артык янгын очраклары күзәтелә. Һәр биш секунд саен кайдадыр нәрсә дә булса яна. Янгыннар китергән еллык зыян-зарар миллиард сумнар белән исәпләнә, ә янгын корбаннары 10 мең кешегә җитә, һәр бишенчесе – россиялегә туры килә. 


28
июнь, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Россиядә гражданнар оборонасы системасының 8 дистә еллык тарихы бар. Әлеге системаның 80 еллыгы агымдагы елның октябрендә зурлап билгеләп үтәчәк. Бүген “Татмедиа” агентлыгында шушы юбилей датасы уңаеннан брифинг оештырылды. Журналистлар белән очрашуга РФ Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Орлов килгән иде.
Гражданнар оборонасы системасы үз вакытында ил халкын, матди һәм мәдәни кыйммәтләрне сугышлар, хәрби бәрелешләр чорында саклау максатыннан булдырыла, бүген исә аның бурычлары тагын да киңрәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International