«Аккош» ял итү зонасында урнашкан «Ялкын» балалар сәламәтләндерү лагерында янгын куркынычсызлык дәресе кызыклы һәм бай эчтәлекле узды. Әлеге дәресне Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча баш идарәнең матбугат хезмәткәре оештырды. Дәрес барышында балалар янгынга каршы викторина сорауларына җавап бирделәр, янгын чыккан вакытта үзеңне тоту күнекмәләренә өйрәнделәр.
Ярышлар алдында балалар рәсем конкурсның нәтиҗәләрен чыгардылар, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырдылар. Аннан соң, балалар уен, викторина атмосферасына кереп киттеләр. Һәрбер дөрес җавапка катнашучыларга кызыклы карточка бирделәр. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, балаларның янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен яхшы белүләре бик куандырды. Сораулар биргәндә һәрбер бала кулын күтәреп утырды. Актив балаларны практик күнегүдә дә күрергә булды. Одеял белән капланып, алар янган бинадан чыгуын күрсәттеләр. Чара ахырында гадәттән тыш хәлләр министрлыгының хезмәткәре балаларга методик әсбаплар таратты.