Бәйрәм вакытында Республикабызда 20 янгын очрагы теркәлде

2012 елның 13 июне, чәршәмбе

Өч көн ял вакытында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе Янгынга каршы дәүләт хезмәтенең бүлекчәләре тревога буенча 169 тапкыр чыктылар. Республикабызда 20 янгын очрагы теркәлде, шушы янгыннарда 1 кеше һәлак булды, 1 кеше җәрәхәтләнде, 61 кеше коткарылды.   Янгыннарның төп сәбәпләре  түбәндәгеләр: мичне артык кыздырудан  – 1 янгын,  ут белән саксыз эш итүдән - 7 янгын,  ут төртүдән – 1 янгын,  балалар шуклыгы аркасында – 1 янгын, 10 янгыннарның сәбәпләре ачыклана.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 43 тапкыр чыктылар. Эзләү – коткару зональ отряданың дежур каравылы тревога буенча 40 тапкыр чыктылар. Шуларны 8 тапкыр ишекләрне ачу буенча, 2 тапкыр ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү, башка чакырулар буенча – 39 тапкыр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International