ТР МЧС 12 декабрьдә гражданнар кабул итү оештыра

2013 елның 29 ноябре, җомга

2013 елның 13 декабрендә 12.00 – 20.00 сәгатьтә Россия Федерациясе Конституция Көнендә РФ Президенты боеруы буенча дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарәсе органнарында бөтенроссия гражданнар кабул итү көне оештырыла.

Кабул итү Татарстан Республикасы гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы эшләре Министрлыгында Казан шәһәре, Ф.Яруллин ур. – 1 адресы буенча узачак.

ТР МЧС компетенциясе үз эченә алдагы сорауларны ала:

1. Табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрне кисәтү;

2. Табигый һәлакәт зыяны нәтиҗәләрен компенсацияләү;

3. Кече күләмле судлар буенча дәүләт инспекциясе (ГИМС);

4. Янгынга каршы көрәш хезмәте, янгын чыгу куркынычсызлыгы нормаларын үтәү;

5. Гражданнар оборонасы;

6. 112 системасы буенча ашыгыч оператив ярдәм чакыру тәэмин итү;

7. ЧАЭСта авария ликвидациясендә катнашучылар (катнашуны раслау, катнашучы итеп билгеләү, таныклык бирү, социаль ярдәм чаралары);

Алдан язылу (843) 221-61-53 номеры аша кабул ителә. Үзегез белән таныклык булуы мәҗбүри.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International