Татарстан Республикасы Министрлар кабынетында гадәттән тыш хәлләр кисәтү һәм ликвидацияләү һәм ТР янгын чыгу куркынычсызлыгын саклауга багышланган “Җәмәгать урыннарда өстәмә янгын чыгу куркынычсызлыгы тәэмин итү чаралары булдыру” проблемасына кагылган утырыш узды.
Республикада пожар-профилактик чаралары комплексы булдыруына карамастан, кайбер районнарда ел эчендә янгын чыгу һәм бу нәтиҗәдә һәлак булганнар саны очраклары артуы күзәтелә:
Биек Тау районы – 91 – 98 янгын чыгу очрагы, 1 – 10 кеше
Алабуга - 61 – 71 янгын чыгу очрагы, 6 – 8 кеше
Зәй - 62 – 68 янгын чыгу очрагы, 1 – 5 кеше
Түбән Кама - 144 – 150 янгын чыгу очрагы, 3 – 11 кеше һәлак булды.
2013 ел тәмамланып бара. Кышкы каникуллар, яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре якыная. Соңгы елларда бу бәйрәмнәр вакытында янгын чыгу очрагында һәлак булганнар саны:
2010 ел – 131 пожар, 21 кеше;
2011 ел – 122 пожар, 22 кеше;
2012 ел – 111 пожар, 18 кеше;
2013 ел – 106 пожар, 9 кеше.
ТР Россия МЧС Баш идарә башлыгы, эчке хезмәт генерал-мойоры Рафис Хабибуллин сүзләре буенча, муниципаль районнары җитәкчеләренә тәүлек буенча эшли торган җәмгыять объектларында профилактик тикшерү эшләренә махсус игътибар итүе мөһим. “Масса-күләм кеше була торган объектларда эшне көчәйтүдән башка, шулай ук шаяру сәбәбеннән чыга торган гадәттән тыш хәлләрне киметергә кирәк” – дип тәмамлады утырышны, Татарстан Республикасы Примьер-министр урынбасары Шамиль Гафаров.