Алар һәрчак ярдәмгә килергә әзер

2013 елның 2 декабре, дүшәмбе

    Хәзерге вакытта Яшел Үзән муниципаль районында 18 янгын сүндерү бүлекчәсе эшли – 5 федераль, 3 ТР янгынга каршы хезмәтчелек бүлекчәсе, 3 идарәчелек, 2 ВДПО бүлекчәсе һәм 5 ирекле янгын сүндерү отряды. Яшел Үзән гарнизон составында 554 кеше һәм 53 берәмлек янгын сүндерү  җиһазлары эшли.

    Зөфәр Хәлиуллин, ТР 8 отряд янгынга каршы хезмәт җитәкчесе, Яшел Үзән пожар часте гарнизоны эше турында:

    -        2013 ел эчендә барлыгы 209 янгын чыгу очрагы теркәлде, узган елга караганда 25% ким (2012 ел - 247 пожар). Яшел Үзән муниципаль районы экономика объектларының янгынга каршы чыдамлылыгын арттыру өчен 9 норматив-хокук акты кабул ителде.

    Ике ел рәттән Яшел Үзән муниципаль районы Раиф монастыре ДПОсы “ТР иң яхшы ирекле янгын сүндерү отряды” титулын яулый. Район шулай ук беренчеләр рәтендә “112” системасы проекты булдыруын башкара. ГЛОНАСС +112 Системасы республикада 2009 елдан башлап реализацияләнә, һәм гомуми идарә информацион мохит нигезендә көч һәм чаралар мониторингы тәэмин итү, килгән мөрәҗәгатьләрне эшкәртү, аларны төрле оператив хезмәтчелек бүлекчәләренә билгеләү һәм вакыйгада катнашучы барлык оператив хезмәтчелекләр өчен гомуми учет карточкасы булдыру белән шөгелләнә.

    Балалар белән профилактик чаралар үткәрүенә махсус игътибар бирелә. Ел эчендә мәктәм укучылары өчен ачык ишекләр көнендә пожар частьләрендә 14 экскурсия үткәрелде. Апрельдә барлык ирекле янгын сүндерүчеләре, волонтерлар һәм коткаручылар өчен беренче слетта катнашырга мөмкинлекләре булды. Анда 300дән артык мәктәп укучылары һәм студентлар катнашты.

    Кыскача, узган елда 8нче отряд составы ярдәме белән күп эш эшләнде. Чөнки Яшел Үзән гарнизонының төп милеге ул – “01” хезмәтендә эшләүче кешеләр. Алар талантлы һәм гел уңышка юнәлгәннәр. Ә иң мөһиме, алар чын профессионаллар һәм һәрчак бәла чыккан чакта ярдәмгә килергә әзер.

 

 

    Резеда Юсупова, Татарстан Республикасы 8 отряд ФПС пресс-службасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International